Әлеге документ ‘Web Style Sheets page” дигән мәкаләнең тәрҗемәсе булып тора. Документның төп версиясе белән бары тик W3C http://www.w3.org/Style/ сайтында гына танышырга була.
Әлеге документ W3C рәсми документы булып саналмый.
Документта тәрҗемә һәм басма хаталары булырга мөмкин.
Автор: Либн Ахт (бөтен тәрҗемәләр авторныкы)
Локаль версия: http://www.tatarw3.com/Style/
(бу биттә CSS каскадлы таблицалар кулланыла)
«CSS буенча эшләгәндә барлык веб-инновацияләр Вуб Консорциумнан үрнәк алырлар дип ышанабыз.»
— Jakob Nielsen
Стиль таблицалары документларның экранда басмада чагылышын, һәм, кайчагында ничек әйтелешен күрсәтәләр. 1994 нче елда барлыкка килгәннән бирле W3C стиль таблицаларының интернетта кулланылышын актив пропагандалый. Style Activity группасы W3C (CSS1, CSS2, XPath, XSLT) берничә рекомендациясен тәкъдим итте. CSS браузерларда аеруча киң файдаланыла.
Интернетта структуралашкан документларда стиль таблицаларын кулланып (ягъни HTML) автор һәм укучылар документның бернинди үзгәрешсез ачылуына тәэсир ясый яки өсти алалар.
Стиль таблицалары белән эксперимент ясый башлауның иң гади юлы – CSS ны туктатмый торган браузерны табу. Стиль таблицалары буенча бәхәсләр www-style@w3.org һәм comp.infosystems.www.authoring.stylesheets.
Style Activity W3C группасы шулай ук XSLT һәм "Объектларны Форматлаштыру" (XSL-FO). Комбинацияләреннән торган XSL, ны эшкәртә.
Нинди телне сайларга дип уйлап торасызмы? "CSS & XSL" укыгыз.
W3C ның XSL ны CSS ның дәвамы итеп кенә эшкәртү факты бераз буталчыклык китереп чыгара. Ни өчен бер стиль таблицалары эшкәртеп бетерми торып, икенчесе буенча эшли бшлаганнар? Җвапларны алдагы таблицадан табарга мөмкин:
CSS | XSL | |
---|---|---|
HTML белән кулланыла аламы? | әйе | юк |
XML белән кулланыла аламы? | әйе | әйе |
Үзгәрешләр теле? | юк | әйе |
Синтаксис | CSS | XML |
Үзенчәлек шунда ки, CSS HTML и XML документларын тамгалаганда кулланыла. Икенче яктан, XSL документны үзгәртә ала. Мәсәлән, XSL веб серверда XML дан алынган мәгълүматларнв HTML/CSS документына үзгәртү сәләтенә ия. Бу очракта бу ике тел берсен берсе тулыландырып килә һәм бергә кулланыла ала.
Ике тел дә тигез дәрәҗәдә XML документларын форматлаштырганда кулланыла ала.
CSS и XSL охшаш форматлаштыруны кулланалар һәм шулай итеп моны эшкәртүчеләр ике телдә дә охшаш форматлаштыру модельләренә керү мөмкинлегенә ия булалар.
"XSL и CSS бергә куллану" темасы буенча W3C документлары белән танышу мөмкинлеге бар.
Бу тема сезнең өчен яңалык икән, Сез, мөгаен стиль таблицалары турында укырга теләрсез:
Күбрәк (яки тагын да яңарак) информация кирәк булса CSS һәм XSL карагыз.
Түбәндәге кнопкалар турында информация кнопкалар битендә һәм CSS валидаторында.
Каскадлы стиль таблицалары вебдизайнерлар һәм гади кулланучылар мәнфәгатен канәгатьләндерү өчен махсус эшкәртелгән стиль таблицалары механизмы.
W3C ның (XSL) форматлаштыруның киңәйтелгән телен эшкәртә торган Эшче Группасы бар. XSL DSSSL һәм CSS нигезендә эшкәртелә һәм XML ның югары конструктажлы мәгълүматларына юнәлтелгән, мисал өчен, аларны чагылдырыр алдыннан язып куярга кирәк. XSL буенча күбрәк информация алырга теләсәгез, XSL W3Cбитен карагыз.
DSSSL– ул SGML ны эшкәртүчеләр арасында зур яклау тапкан документ структурасын һәм форматлаштыру телен үзгәртү. Интернеттагы DSSSL ресурслар:
CSS файл “кул белән” ягъни теләсә кайсы текст редакторы тарафыннан барлыкка китерелә һәм редакцияләнә ала, әмма сез, стиль таблицалары файллары белән эшләү өчен, теләсә нниди программаны ECMAscript, Java, яки теләсә кайсы башка телдә барлыкка китерә аласыз. Фактта сезчиттәге софт һәм китапханәләрне стиль таблицалары белән эшләү өчен файдалана аласыз. Мондый программа һәм китапханәләрне төрле компьютер платформаларына күчереп кую өчен W3C CSS-DOM дигән спецификация эшкәртә, анда ул бу типтагы китапханәләрдә булырга тиешле функцияләр җыелмасын билгели.
CSS документының объект моделе ул программадан CSS ны (билгеле бер дәрәҗәдә бүтән тел стильләрен) редакцияләү өчен API (программалаштыруның абстракт интерфейсы). API ул программа китапханәсенең үзенчәлеге. Сез моны кулланма белән чагыштырып карый аласыз: Сездә бөтен функцияләрнең тасвирламасы һәм параметрлары бар, ләкин кодның үзе юк.
Төрле платформалар өчен CSS-DOM берничә китапханәснә керү мөмкинлеге бар. Аларның күбесе бушлай. Шактый күп браузерларга ECMAScript программаларны куллану өчен CSS-DOM китапханәләре урнаштырылган.
SAC (CSS өчен гади API) ул - CSS-DOM өчен өстәмә. CSS-DOM компьютер хәтеренә керткәннән соң стиль таблицалары белән эшләү функцияләренә ия; SAP та булган функцияләр стиль таблицаларын сайларга, ягъни стиль таблицаларын файлдан хәтергә күчерергә ярдәм итәләр.
CSS-DOM W3C Рекомендациясе. SAC проект үсештә. Кайбер программалар (браузерлар түгел) CSS турындагы биттә күрсәтелгәннәр.
W3C командасы һәм аның вәкилләре еш кына презентацияләр. Уздыралар.
Динамик HTML динамик эчтәлектәге HTML документын ачыклау өчен кулланыла торган термин. CSS HTML документның динамик эчтәлеген билгели торган өч компонентның берсе; ә башка икесе: болар HTML үзе һәм EcmaScript исеме белән стандартлашкан JavaScript. Өч компонент DOM - Документның Объект Моделе ярдәмендә берләшкәннәр.